название:
автор:
Матур булып кердең тормышыма
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1052 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Ургылып ла керсез күңелемнән Челтери шул моңнар чишмәсе, Шул чишмәнең борма юлларыннан Алып сине килә китәсе. Кушымта: Язлар булып әйләнеп кил әле, Беркайчан да сүнмә, сүрелмә. Ярсу язны уйлап сине көтәм, Күңелемнән моңнар түгелә. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән, Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән. Минем кебек син дә уйлан әле, Ис(е)ңә төшер матур чакларны. Безнең сөю шундый гүзәл иде, Истәлекләр итеп сакларлык... Кушымта. Матур булып кердең тормышыма, Матур булып киттең син миннән. Үз үземне ничек юатсам да, Аерылу авыр бит синнән.
А как ты думаешь, о чем песня "Матур булып кердең тормышыма" ?