ГлавнаяИсполнителиНеизвестенМин беренче түгел, сиңа гашыйк булып
название:

Мин беренче түгел, сиңа гашыйк булып


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1275 просмотров
Мин беренче түгел, сиңа гашыйк булып,
Йөрәгеңә ишек кагучы.
Чәчең сыйпап, назлап, “яратамын”, - диеп
Күзләреңә сөеп багучы.

кушымта:
Мәхәббәтнең тайгак сукмагына
Егылмам дип кергән идем мин.
Тик беренче түгел, түгел соңгысы да
Нигә соңга калып килдем мин.

Синең өчен, әйе, мин беренче түгел.
Кемгә шулай кирәк булгандыр.
Бәлки сиңа шулай яхшырактыр,
Бәлки миңа шулай язгандыр.

Синең өчен, бәлки, мин соңгысы булмам,
Яннарыңа тагын килерләр.
Матур сүзләр әйтеп, күп вәгъдәләр биреп,
Чәчәкләр дә бүләк итерләр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин беренче түгел, сиңа гашыйк булып" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен