название:
автор:
Яз җитә
автор:
Татарча
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1384 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Кояш көлеп карый безгә, Күзләр чагыла, Елгалардан бозлар ага Диңгез ягына. Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, Тып, тып, тып итә Эре-эре тамчылар. Агачка кунып чыпчыклар Чыелдашалар, Яшькелт-кара сыерчыклар Әй җырлашалар. Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, Тып, тып, тып итә Эре-эре тамчылар. Тиздән шаулап яфрак ярыр Озын ак каен, Ал чәчәкләр алып килер Безгә май ае. Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, Тып, тып, тып итә Эре-эре тамчылар.
А как ты думаешь, о чем песня "Яз җитә" ?