ГлавнаяИсполнителиГузель УразоваРэхмэтлемен Ходаема! Рахматле мин хэр конгэ, ати-ани диеп
название:

Рэхмэтлемен Ходаема! Рахматле мин хэр конгэ, ати-ани диеп


автор:

Гузель Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1308 просмотров
Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.

Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә.

Туар көннәр дә, туган көннәр дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларым диеп сөеп,
Улым-кызым диеп дәшүләре
Шатлык иңдерсен.

Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырьләр.
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.

Кушымта:
Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни, әби-бабай
Кирәк бит ул һәркемгә

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Рэхмэтлемен Ходаема! Рахматле мин хэр конгэ, ати-ани диеп" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен