ГлавнаяИсполнителиНеизвестенӘнием иелгән, бөкрәйгән
название:

Әнием иелгән, бөкрәйгән


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 590 просмотров
Әнием иелгән, бөкрәйгән
Тартадыр «уфалла» арбасын.
Шул чаклар исемә төшә дә
Кузгата йөрәгем ярасын.

«Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы.
Чокырлы юллардан ерак ла барасы.
Тормышның нужасы төялгән арбаны
Тартадыр хыялый бер авыл баласы.

Эчертте, ашатты, яшәтте
Аңладык без аның файдасын.
Шуңа да зарланмый, бирешми
Тарттык без «уфалла» арбасын.

«Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы.
Чокырлы юллардан ерак ла барасы.
Тормышның нужасы төялгән арбаны
Тартадыр хыялый бер авыл баласы.

Ул чаклар еракта калдылар,
Юк инде без тарткан арбалар.
Шул узган көннәргә үрелеп
Гомерләр тын гына агалар.

«Уфалла» арбасы — йөрәгем ярасы.
Чокырлы юллардан ерак ла барасы.
Тормышның нужасы төялгән арбаны
Тартадыр хыялый бер авыл баласы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әнием иелгән, бөкрәйгән" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен