название:
автор:
♥Сою Нуры♥
автор:
Гузәль Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1469 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ал да димим, гөл дә димим, Бакчамда бар күк сирень. Чәчәгенә карап туймыйм, Гел күзләрең күк синең. Кушымта: Сайрый да, сайрый сары кош Күк сиренемә кунып, Әллә кайттыңмы яныма Сары сандугач булып? Зәмзәм суын салкын диләр - Татып караганым юк, Хәлләремне аңлар идең - Кайтып караганың юк. Кушымта: Сайрый да, сайрый сары кош Күк сиренемә кунып, Әллә кайттыңмы яныма Сары сандугач булып? Калма димим, кал да димим, Сөйсәң үзең килерсең. Сөйсәң килерсең, килмәсәң Гомергә үкенерсең! Кушымта: Сайрый да, сайрый сары кош Күк сиренемә кунып, Әллә кайттыңмы яныма Сары сандугач булып?
А как ты думаешь, о чем песня "♥Сою Нуры♥" ?