ГлавнаяИсполнителиЛейсан ТаишеваСою котэм
название:

Сою котэм


автор:

Лейсан Таишева


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1068 просмотров
Мин сине сөяргә эзермен,
Хыялда табылган уз ярым.
Бу җирдә матурлык чәчәргә,
Сөелеп яшәргә туганым.

Сөелеп һәм сөеп яшәргә,
Табып уз тиңемне, ярымны.
Күрмичә калма син Алголдэй
Ин гүзәл чәчкәдәй чагымны.

Галәмнәр чигендә адашып,
Калма син бураннар артында.
Кил монда яныма, җиргә тош,
Йолдыздай бәргәләп балкырга.
Назлы җил булып мин таңнарда
Чәчләрен иркэләп үзармын.
Офыкта нурланган кояштай
Тик сиңа кулларым сузармын.

Кулларым сузармын тик сиңа,
Гел бергә янәшә булырга.
Ак күлмәк, ак бәхет, ак күнел,
Ак сөю гомерләр буена.

Галәмнәр чигендә адашып,
Калма син бураннар артында.
Кил монда яныма, җиргә тош,
Йолдыздай бергәләп балкырга.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сою котэм" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен