ГлавнаяИсполнителиГ. СафинКайда да йөрәктә
название:

Кайда да йөрәктә


автор:

Г. Сафин


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1191 просмотр
Сибгат Хәким сүзләре

Анда ул,
Анда ул таңнарның
Нәкъ Кырлай өстендә атканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?!

Анда ул,
Анда ул суларның
Гомеремнең эзеннән акканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?!

Анда ул,
Анда ул утларның
Тукайлар яшьлектә якканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң
Нигә соң бу Кырлай яклары?!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кайда да йөрәктә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен