название:
автор:
Синең серең, минем серем
автор:
Гүзәл Уразова
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 828 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күзләребез күрешкәндә Ул нинди мизгел иде?!. Яшьнәде дә, йөрәкләрдә Уртак сер яшеренде. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Кинәт искә төшерәм дә, Йөрәкне яшен телә... Синең миңа килүеңне Ул шулай алдан белә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде. Гашыйк булу бер күрүдә- Яшен ул йөрәкләрдә... Буйсынмыйча беркемгә дә, Мәхәббәт шулай килә. Икебез дә моны сизде, Синең серең - минем серем... Йөрәкләрдә сөю хисе Серләр булып яшеренде
А как ты думаешь, о чем песня "Синең серең, минем серем" ?