ГлавнаяИсполнителиФәниль ВакказовӘти кеше иткән егет без.
название:

Әти кеше иткән егет без.


автор:

Фәниль Вакказов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1482 просмотра
Җиң сызганып әти утын ярса,
Йомычкасын җыйган малай мин,
Әти сүзен тотып яшим җирдә:
"Дөнья матур, улым, дөнья киң!"

Кушымта:
Әти рөхсәт биргән юлда гына,
Кала ала безнең эзебез
Әти үгет биргән, әти кулы тигән,
Әти кеше иткән егет без.

Нәрсә дөрес, нәрсә ялгышлыгын,
Күз карашын укып аңлыйсың.
Бер юк дигән юлдан бар түгел,
Ул тарафка күз дә салмыйсың.

Кушымта:
Әти рөхсәт биргән юлда гына,
Кала ала безнең эзебез
Әти үгет биргән, әти кулы тигән,
Әти кеше иткән егет без.

Дулкынланып көтәм бер көн килеп,
Үз улымның "Әти" диясен,
Дога итеп саклый күңел түрем,
Әтиемнең һәрбер киңәшен.

Кушымта:
Әти рөхсәт биргән юлда гына,
Кала ала безнең эзебез
Әти үгет биргән, әти кулы тигән,
Әти кеше иткән егет без.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әти кеше иткән егет без." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен