ГлавнаяИсполнителиНеизвестенКанатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда
название:

Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1281 просмотр
Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда, 
Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда. 

Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, 
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. 

Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар, 
Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар. 

Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, 
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. 

Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына. 
Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена! 

Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, 
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. 

Әйдә, әйдә Сабан туена!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен