название:
автор:
Нига яна йo'ра'гем. (Татар халык жыры)
автор:
Тимергалиева Хамдуна
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1384 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйлделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем Кош булып сайрап кына. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә Җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк Җаныем искә төшкәндә. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар, Безгә насыйп яр булса Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?
А как ты думаешь, о чем песня "Нига яна йo'ра'гем. (Татар халык жыры)" ?