название:
автор:
Ай йолдызым
автор:
Галимуллин нияз
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 720 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Эх, дускаем, буең зифаТал кебек бөгеләсең; Таллар кебек бөгеләсең,Кем өчен өзеләсең? Ай йолдызым, йолдызым,Йолдызым, Рушаным; Син йөргән гөл бакчасынаКерергә тырышамын. Үзләренең коесы барБезгә килеп су ала; Чиләген тутырып ала даКөлә-көлә югала. Ай йолдызым, йолдызым,Йолдызым, Рушаным; Син йөргән гөл бакчасынаКерергә тырышамын. Су буенда кыяк үлән,Кыеп аласы иде; Мәңге сагынмаслык итепКарап каласы иде. Ай йолдызым, йолдызым,Йолдызым, Рушаным; Син йөргән гөл бакчасынаКерергә тырышамын.
А как ты думаешь, о чем песня "Ай йолдызым" ?