ГлавнаяИсполнителиКазан егетлэреАвылым урамнары(минус)
название:

Авылым урамнары(минус)


автор:

Казан егетлэре


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1029 просмотров
Таллары шаулый җилләрдә,
 Көйли күрешү көен.
 И минем туган авылым,
 И минем туган өем.

Оныта алмыйм, онытмыйм
 Авылым урамнарын —
 Хәтер булып еракларга
 Сузыла торганнарын.

Үз итеп яшәсәм дә мин
 Илемнең башка ягын,
 Авылымда көтеп тора
 Күптәнге балачагым.

 Оныта алмыйм, онытмыйм
 Авылым урамнарын —
 Хәтер булып еракларга
 Сузыла торганнарын.

 Рәхмәтемне белдерергә
 Сүзләрем җитми минем.
 Кырларың, урамнарың күк
 Күңелең иркен синең.

Оныта алмыйм, онытмыйм
 Авылым урамнарын —
 Хәтер булып еракларга
 Сузыла торганнарын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Авылым урамнары(минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен