название:
автор:
Мин сине шундый сагындым
автор:
Татарские песни
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1064 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Мин сине шундый сагындым, Сизәсең микән шуны? Ак бураннар урап алса, Табарсың микән юлны? Син дә шулай сагына калсаң, Карама җилләренә... Җыр булып килеп керерсең Наз тулы йөрәгемә. Мин сине шундый сагындым, Күзләрем шуңа моңлы. Айны болытлар капласа, Табарсың микән юлны? Син дә шулай сагына калсаң, Карама җилләренә... Җыр булып килеп керерсең Наз тулы йөрәгемә.
А как ты думаешь, о чем песня "Мин сине шундый сагындым" ?