ГлавнаяИсполнителиСалават ФетхетдиновКабат сагынма икән
название:

Кабат сагынма икән


автор:

Салават Фетхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1173 просмотра
Бәхетле булып таңгача
Йөргән идек икәү без.
Кавышырга да өлгермичә
Аерылган икәнбез.

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән,
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән.
Синең өчен җан атмасам,
Саргаймас, көймәс идем.
Чарам булса, горур йөрткән
Башымны имәс идем.

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән,
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән.
Без яраткан ул ләйсәннәр
Кабатланмас микәнни.
Бу йөрәкләр өзгәләнеп,
Кабат янмас микәнни.

Көзге соңгы чәчәкләргә
Саксыз кагылма икән,
Үзең теләп бер хушлашкач,
Кабат сагынма икән.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кабат сагынма икән" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен