название:
автор:
Җидегән чишмәләрдә җиде улак
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 644 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Җидегән чишмәләрдә җиде улак, Челтер-челтер ага көмеш су. Көмеш сулар ага, кошлар сайрый, Шул чакларда бигрәк ямансу. Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, Җидегән йолдыз күреп калсын, дип. Җанкай-җанаш алсын да куансын, Вәгъдәләрем булып калсын, дип. Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым, Пар чиләгем тизрәк тулсынга. Без сөябез, җаный, яр булсынга, Без йөрмибез вакыт узсынга. Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, Акрын искән җәйге җилләргә. Сез каласыз инде, без китәбез, Без китәбез ерак илләргә.
А как ты думаешь, о чем песня "Җидегән чишмәләрдә җиде улак" ?