ГлавнаяИсполнителиӘлфия АвзаловаҖидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы)
название:

Җидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы)


автор:

Әлфия Авзалова


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 791 просмотр
Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк, шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым,
Җидегән йолдыз көреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып, вәгъдәләрем булып калсын, дип.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Җидегән чишмә (Гомәр Бәширов сүзләре, Сара Садыйкова музыкасы)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен