название:
автор:
Зәңгәр күлмәк (Голубое платье)
автор:
Габдулла Рахимкулов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1123 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Зәңгәр күлмәк Ильяс Зиннуров көе Әхмәт Рәшитов сүзләре Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, Зәңгәр күлгә көн дә киләсең. Йөрәгеңдә нинди утлар яна? — Уйларыңны килә беләсем. Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, Яшел болыннардан үтәсең. Болын чәчәкләрен җыя-җыя, Кемне болай сагынып көтәсең? Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге Хәтерләтә аяз күкләрне. Нинди иркә сүзләр ачар икән Күңелеңнең серле бикләрен?!
А как ты думаешь, о чем песня "Зәңгәр күлмәк (Голубое платье)" ?