ГлавнаяИсполнителиА.ГалимовСуз йоротма (ямаn сузле, ямаn кузле кешеләрдәn,араланып яшә.)
название:

Суз йоротма (ямаn сузле, ямаn кузле кешеләрдәn,араланып яшә.)


автор:

А.Галимов


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1483 просмотра
Р. Чурагулов сүзләре
                         Р. Тимербаев көе

                    Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
                    Кеше сүзе – кеше үтерә.
                    Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
                    Йөрәкләргә хәнҗәр ут керә.

                    Челпәрәмә килгән йөрәкләрнең
                    Ярчыкларын җыю бик авыр.
                    Челпәрәмә килсә бар саф хисләр
                    Кемнәр икән, кемнәр юатыр?
                    Яраланган йөрәк пәрдәләрен
                    Бәйләр өчен яулык кем табар?

                    Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
                    Кеше күңеле – гәлчәр пыяла.
                    Яман күзләрдән, гайбәт сүзләрдән
                    Саф хисләр дә, хәтта, югала.

                    Сүз йөретмә, гөнаһыннан курык,
                    Башкаеңа җитәр бу холык.
                    Телә бәхетләр, телә шатлыклар,
                    Дошманыңа, хәтта, яхшылык.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Суз йоротма (ямаn сузле, ямаn кузле кешеләрдәn,араланып яшә.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен