название:
автор:
Тик булса иде ирек
автор:
Рәшит Вагапов
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1513 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Җиргә йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда. Иә булсам алтын балык, Ак дулкыннарны кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөмбелем, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда. Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә. Юк, барсыннан да элек Тик булса иде ирек, Кылычым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында.
А как ты думаешь, о чем песня "Тик булса иде ирек" ?