ГлавнаяИсполнителиАльфия АвзаловаКыз кунеле
название:

Кыз кунеле


автор:

Альфия Авзалова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 924 просмотра
Чирәмнәргә чык төшермим, урамда йөримен мин,
Урамда йөримен дә мин берәүне дә күзлим дә мин.
Йөрәгемне hич төшенмим, сөям дә сөймим дә мин,
Сөям дә сөймимен дә мин, ятка сер бирмим дә мин.

Сөйгәнемне, серләремне, серләрем серләшмимен,
Серләремне серләшмимен, күрешкәч эндәшмимен.
Үзәкләрне өзәрлек яр – үзенә сиздермимен,
Үзенә сиздермимен дә үземнән биздермимен.

Ялындырмый яр сөймиләр – йөрәге янсын әле!
Йөрәккәе янсын әле, күмергә калсын әле!
Үрелсә дә үптермимен. Үзенә алсын әле.
Үзенә алсын әле дә үземә булсын әле!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кыз кунеле" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен