название:
автор:
Ак күлмәгең, ак күлмәгең
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1094 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ак күлмәгең, ак күлмәгең Бер киюдә каралттың. Яратмавыңны белсәм дә, Әллә нигә яраттым. Ак күлмәгең,ак күлмәгең- Якасы дулкын бизәк. Аерылган кош канатыдай, Әрнеп өзелә үзәк. Ак күлмәгең,ак күлмәгең Алларга манам инде... Чәчәге чынган гөлләрдәй, Ялгызым калам инде.... Ак күлмәгең, ак күлмәгең Алыштырмам карага. Дөрли-дөрли янсын әйдә, Сулар сипмә ярага. Мин караны кимим, диеп Син дә акны киярсең. Гомер узгач, күлмәк тузгач, Бәлки син дә сөярсең...
А как ты думаешь, о чем песня "Ак күлмәгең, ак күлмәгең" ?