ГлавнаяИсполнителиАльбина КотенкоКүңелдә язлар әле
название:

Күңелдә язлар әле


автор:

Альбина Котенко


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1157 просмотров
«Урамда көз», - дисең
Әллә син сизмисең:
Күңелдә язлар әле.
Сөюле җанымда
Син булган чагымда
Язлардан язмам әле.

Күгем аяз әле
Күңелдә яз әле…
Синең язларың бит ул.
Бирешмичә бер дә
Яшәтүче җирдә
Синең назларың бит ул

Кил әле яныма
Күм әле назыңа
Назга күмәләп яшийк
Бәхет өчен генә
Яшибез без җирдә
Бәхетле булып яшийк

«Урамда көз», - дисең
Әллә син сизмисең:
Күңелдә язлар әле.
Сөюле җанымда
Син булган чагымда
Язлардан язмам әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Күңелдә язлар әле" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен