название:
автор:
Үзең килгәч, күрерсең
автор:
♫ З.Билалов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 817 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Башкаемда синең өчен Агарган чәчләрем бар Күзләремдә синең өчен Тамасы яшьләрем бар. Әллә ниләр бирер булам Сине бер күрер өчен. Калганнарын әйтеп томыйм. Үзең килгәч, күрерсең. Бары синең өчен генә Тибәсе бар йөрәкнең. Белсәң иде ничек сокрап Өзелгәнен үзәкнең. Әллә ниләр бирер булам Сине бер күрер өчен. Калганнарын әйтеп томыйм. Үзең килгәч, күрерсең. Син дә шулай өзгәләнсәң, Хәлемне белер идең. Агын-карасын уйламый Яныма килер идең. Әллә ниләр бирер булам Сине бер күрер өчен. Калганнарын әйтеп томыйм. Үзең килгәч, күрерсең.
А как ты думаешь, о чем песня "Үзең килгәч, күрерсең" ?