ГлавнаяИсполнителиНеизвестенНишләп сине күрмәгәнмен-
название:

Нишләп сине күрмәгәнмен-


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 980 просмотров
Нишләп сине күрмәгәнмен-
Ераклардын эзләдем.
Син булгансың икән, бәгърем,
Зәңгәр гөлнең күзләре.

Бер күзендә тамчы күргәч,
Кызгандым да өзмәдем.
Чык тамчысы син булгансың-
Белмәдем шул, белмәдем.

Бөдрә талларга таянып,
Серләремне сөйләдем.
Талда сайрар кош булгансың-
Ишетмәдем көйләрең.
Нишләп сине күрмәгәнмен-
Ераклардан эзләдем.
Гел янымда булгансың бит,
Минем алтын бөртегем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Нишләп сине күрмәгәнмен-" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен