название:
автор:
Әллә инде күңелемә күчте
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 704 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Әллә инде күңелемә күчте Галәмдәге бөтен гүзәллек Көн дә синең килүеңне Сөям иркәм диюеңне Көтә күңел шуңа бизәлеп Ләззәт бишегендә тирбәлеп. Гомергә сайлаган ярым Бердәнберем син минем Сине тапкач кына күрдем Гүзәллеген бу җирнең. Хыялларым синең белән бергә Һәр мизгелем минем яз кебек Бәхет сыймый йөрәгемә Күчә минем кузләремә. Күзләремнән тора бөркелеп Хисләр китә мәйдан сүтелеп. Гомергә сайлаган ярым Бердәнберем син минем Сине тапкач кына күрдем Гүзәллеген бу җирнең. Сабый кебек тоям уземне мин Юлым җәннәт булып үрелә. Кояшка тиң карашларың Җылы язлар синен назың Синең кочак кебек җирдә Минем белән җыр да сөенә. Гомергә сайлаган ярым Бердәнберем син минем Сине тапкач кына күрдем Гүзәллеген бу җирнең.
А как ты думаешь, о чем песня "Әллә инде күңелемә күчте" ?