ГлавнаяИсполнителиДилия (ft. Mauzer Sax)Юлдаш булсын
название:

Юлдаш булсын


автор:

Дилия (ft. Mauzer Sax)


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 707 просмотров
Шаулап - гөрләп туйлар үткәч, туйлар үткәч,
Кыз бала бик моңлана, бик моңлана,
Үскән нигезен калдырып ят җирләргә җыйнала...
Киләчәк бар гомер юлын, гомер юлын,
Язмышын һәм бәхетен, һәм бәхетен
Кыз багышлый сөйгәненә аклар диеп өметен.

Биргән вәгдә әйткән антлар, әйткән антлар
Берүк җилгә, берүк җилгә очмасын,
Ир беләге һәм йөрәге кыз баланы сакласын.

Кыз бала җыйнала, җыйнала юлга,
Зиһеннәре, зиһеннәре тарала,
Туган үскән нигезеннән гомергә аерыла..

Киләчәк бар гомер юлын, гомер юлын,
Язмышын һәм бәхетен, һәм бәхетен
Кыз багышлый сөйгәненә аклар диеп өметен.
Биргән вәгдә әйткән антлар, әйткән антлар
Берүк җилгә, берүк җилгә очмасын,
Ир беләге һәм йөрәге кыз баланы сакласын.

Шаулап - гөрләп туйлар үткәч, туйлар үткәч,
Кыз бала бик моңлана, бик моңлана,
Үскән нигезен калдырып ят җирләргә җыйнала...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Юлдаш булсын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен