название:
автор:
Бүген таңда күрдем кыр казларын
автор:
Неизвестен
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 988 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бүген таңда күрдем кыр казларын, Көнчыгышка таба киттеләр. Канат җилпи-җилпи каңгылдашып, Тигез сафка тезелеп үттеләр. Юллар озын сезнең, кыр казлары, Урал таулар аша чыгарсыз. Канатыгыз сезнең тузанланса, Агыйделгә төшеп юарсыз. Әйтер идем, әгәр телен белсәм, Әманәтем алып кит, диеп. Туган авылым аша юллар тотсаң, Сөйгәнемә сәлам әйт, диеп. Юллар озын сезнең, кыр казлары, Урал таулар аша чыгарсыз. Канатыгыз сезнең тузанланса, Агыйделгә төшеп юарсыз. Бүген таңда күрдем кыр казларын, Көнчыгышка таба киттеләр. Канат җилпи-җилпи каңгылдашып, Тигез сафка тезелеп үттеләр. Юллар озын сезнең, кыр казлары, Урал таулар аша чыгарсыз. Канатыгыз сезнең тузанланса, Агыйделгә төшеп юарсыз.
А как ты думаешь, о чем песня "Бүген таңда күрдем кыр казларын" ?