название:
автор:
Чэчэклэр гаеплеме?
автор:
Оксана Ильюп (Аксэнэ)
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1042 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Үлеп сиңа гашыйк идем Ә син мине сөймәдең. Таҗ яфрагын өзеп юрыйм Диеп чәчәкләр эзләдем. К-та: Шул чәчәкләр гаеплеме Син мине яратмагач? Нигә өздем чәчкәләрне Син янымда булмагач? “Яратам”, - дип бүләк иттең Сары чәчәкләр, иркәм. Ә күңелдә ак бураннар, Соңга калгансың икән. К-та: Шул чәчәкләр гаеплеме Мин сине яратмагач? Нигә өздең чәчкәләрне Мин синеке булмагач? Койды таҗларын заяга Өзелгән сары гөлләр. Сөйгәннәргә соңармагыз, Бик тиз җитерләр көзләр. К-та: Шул чәчәкләр гаеплеме Син мине яратмагач? Нигә өздем чәчкәләрне Син янымда булмагач? Шул чәчәкләр гаеплеме Мин сине яратмагач? Нигә өздең чәчкәләрне Мин синеке булмагач? Нигә өздең?
А как ты думаешь, о чем песня "Чэчэклэр гаеплеме?" ?