ГлавнаяИсполнителиГузэл ЭхмэтоваКөзге моң.
название:

Көзге моң.


автор:

Гузэл Эхмэтова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 731 просмотр
Чәлпәрәмә килде уйлар, барыр юлларымда томан
Газаплардан арган йөрәк уян инде, инде уян.
Гомеремнең  синле булган көннәренә кабер куям 
Ул көннәрнең көндәлеген сары битен я хуш, ябып куям.

Кушымта:

Көз, сагыш, яңгыр һәм мин: 
Авыр чаклар.
Бер кыл гына булып калган моңлы җанны 
Кем соң яклар.

Ә бит булды бу сөюнең матур мәле, алтын мәле.
Сөю бездән китеп бара,син дә бәгърем юллап кара, яле.
Без кабызган йолдызлар да зәңгәр күктә сүнәр инде,
Кем гаепле язмышларга әллә синме, әллә минме.

Кушымта:

Көз, сагыш, яңгыр һәм мин: 
Авыр чаклар.
Бер кыл гына булып калган моңлы җанны 
Кем соң яклар.

Үз сүзле бул, түземле бул, авырлыктан бардыр берәр чыгу җае.
Сынмаганга сынауларны саласыңмы һаман, и ходаем?
Су өстендә ялгыз аккош, җир өстендә ялгыз агач, язмышкаем.
Син миндә бит, минсез бәгърем көндезләрен юк кояшың, төнен аең.

Кушымта:

Көз, сагыш, яңгыр һәм мин: 
Авыр чаклар.
Бер кыл гына булып калган моңлы җанны 
Кем соң яклар.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Көзге моң." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен