ГлавнаяИсполнителиХуш индеМэнгегэ хуш инде...
название:

Мэнгегэ хуш инде...


автор:

Хуш инде


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1049 просмотров
ХУШ ИНДЕ.

Хуш инде, мәңгегә хуш инде!
Китә яз, китә наз, кыш инде.
Тагын бер текәлеп карыймчы,
Рәсмеңне күңлемә алыймчы.

Ул китә, кайтмаска дип китә.
Соң килде мәхәббәт – ник китә?
Чаналар кузгалып киттеләр,
Йөрәкне сыздырып үттеләр.

Эзләрен кар-буран сылады,
Юлларга җил ятып елады.
Хуш инде, мәңгегә хуш инде,
Үтте яз, буранлы кыш килде.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мэнгегэ хуш инде..." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен