ГлавнаяИсполнителиЗөләйләЯңа елда Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне. Битләреңә,
название:

Яңа елда Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне. Битләреңә,


автор:

Зөләйлә


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 962 просмотра
Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне. 
Битләреңә, керфекләреңә кунып шаян карлар үпсен үзеңне. 
Кочакласын тик шаярып кына кар бураны сине иңеңнән, 
Минем өчен үпсен әкрен генә күзләреңнән, битеңнән. 

Яңа елда 
Минем янда 
Син, кадерлем, 
Сөйгән ярым, бәхетем. 
Яңа елда 
Безнең теләк: 
Бар дөньяны 
Урап алсын мәхәббәт! 

Урамнарда сихри утлар яна, күкне бизи якты йолдызлар. 
Синең белән бергә булсам гына, йөрәгемдә бетмәс шатлыклар. 
Яңа елда өмет йолдызлары яктыртсыннар безнең күңелне. 
Яңа төндә энҗе карлар ява – шушы бәхет түгелме? 

Яңа елда 
Минем янда 
Син, кадерлем, 
Сөйгән ярым, бәхетем. 
Яңа елда 
Безнең теләк: 
Бар дөньяны 
Урап алсын мәхәббәт!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яңа елда Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне. Битләреңә," ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен