название:
автор:
Йолдызларга йолдыз атылганда, йорэгемэ кунды ялкыны,бер ялкыны донья бал
автор:
♥♥♥
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1045 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
/"Галия" спектакленнән/ Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда, Очрашканнар көннәр төн белән. Бу дөньяны белгәнемнән алып, Синең барлыгыңны мин беләм. Син кайда, мин шунда, Галиям, Шатланам, елыймын һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям, Син кайда, мин шунда, Галиям. Галия: Йолдызларга йолдыз атылганда, Йөрәгемә кунды ялкыны. Бер ялкыны дөнья балкытырлык Сөю булгандыр ул, ахры. Син кайда, мин шунда, Заһирым, Ерактан эзләгән якыным. Йөрәктә кабынган ялкыным, Син кайда, мин шунда, Заһирым. Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда, Гомерләре янып югала. Галия: Ә мәхәббәт гомерләрдән озын, Мәңге яна, мәңге җырлана. Заһир, Галия бергә: Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/, Шатланам, елыймын һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям, Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
А как ты думаешь, о чем песня "Йолдызларга йолдыз атылганда, йорэгемэ кунды ялкыны,бер ялкыны донья бал" ?