ГлавнаяИсполнителиЛилия ХәмитоваЯзмышка ни язган
название:

Язмышка ни язган


автор:

Лилия Хәмитова


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 941 просмотр
Һәр кеше доньяда бәхеткә омтыла,
"Табармын әле", дип ышана.
Булса да кайвакыт бу кыен мизгелләр,
Өметләр барыбер яхшыда.

Язмышка ни язган, белми шул берәү дә,
Ни булыр алдагы елларда.
Ышаныч өметләр гомерлек булсыннар
Бәхеткә юнәлгән юлларда.

Кем юлдаш яныңда тормышың юлында?
Ул синең хисләргә лаекмы?
Югалмый мәхәббәт, ышанса йөрәкләр
Сайланган гомерлек ярына.

Ялгызың булсаң да, кайгыда югалма -
Йөрәк - ул өметкә таяна!
Ышан син һәрвакыт, алдагы көннәрең
Китерер бәхетең алдына.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмышка ни язган" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен