ГлавнаяИсполнителиГульназ ЗакироваТуган авылым минем (аранж. Марат Валиев, скрипка Дина Закирова)
название:

Туган авылым минем (аранж. Марат Валиев, скрипка Дина Закирова)


автор:

Гульназ Закирова


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 722 просмотра
Туган авылым минем,
Куеныңда синең
Гөрләп үтте үсмер елларым.
Кырларың хуш исле,
Һәрчак язлар төсле,
Шунда туды тәүге җырларым.

Яланнарың иркен,
Авылымның күрке —
Сызылып аткан алсу таңнарың,
Һаман синдә күңел,
Онытырлык түгел
Сайрар кошларыңның моңнарын.

Инеш буең ямьле,
Суларың да тәмле,
Җилләрең дә назлы, ягымлы.
Айлы кичләрең дә
Әле исләремдә, —
Яратам мин туган ягымны.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Туган авылым минем (аранж. Марат Валиев, скрипка Дина Закирова)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен