ГлавнаяИсполнителиЖину конеБүген җиңү бәйрәме
название:

Бүген җиңү бәйрәме


автор:

Жину коне


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1480 просмотров
Бүген җиңү бәйрәме

Медальләр ялтырый кояшта
Ветераннар түшендә.
Күзләре яшьле булса да 
Елмаю йөзләрендә.

    Куш.Бүген җиңү бәйрәме,
           Ачы сугыш беткән көн.
           Яу кырында калганнарны
           Искә ала торган көн.

Парадка бара бабайлар,
Баралар очрашуга,
Бер-берсен барлап чыгарга,
Бераз елап алырга.

    Куш.

Кайгы китерә сугышлар
Туктасын иде алар.
Тынычлыкта яшәсеннәр
Җирдә барлык балалар!

    Куш.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бүген җиңү бәйрәме" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен