ГлавнаяИсполнителиСагит ГыйбашевЙолдозлар бик куп санасан
название:

Йолдозлар бик куп санасан


автор:

Сагит Гыйбашев


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1329 просмотров
Бәхет ачкычлары таптыңмы,
Әллә оҗмах кошы тоттыңмы?
Йә булмас әкият егете
Юлларыңа үзе чыктымы?

Йолдызлар күп, бик күп, санасаң,
Матурлар күп, бик күп, сайласаң.
Син сөюдән, чибәр, күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасаң.

Тәгәрәсен гөмер юлларың,
Сикерсеннәр айлар елларың,
Сөю патша булган илләргә
Алып барсын сине юлларың.

Йолдызлар күп, бик күп, санасаң,
Матурлар күп, бик күп, сайласаң.
Син сөюдән, чибәр, күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасаң.

Юлдаш булып сиңа иң элек
Янәшәдән барсын изгелек.
Йөзләреңә чыккан бәхетең
Була күрсен берүк гөмерле.

Йолдызлар күп, бик күп, санасаң,
Матурлар күп, бик күп, сайласаң.
Син сөюдән, чибәр, күз тияр,
Йөзләреңә тутырып карасаң.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Йолдозлар бик куп санасан" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен