название:
автор:
Көзнең моңсу күзләре
автор:
Чулпан Фиргали
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1329 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Көзнең сагышын син күзәтәсең, Тыңлыйсың көзге яңгырның шаулавын. Күпме теләсәң дә, кайтара алмассың Безнең җәйне, сандугачлар сайравын. Ләкин бел,син оныта алмассың Туй, керфекләрдә энҗе бөртекләрен. Йөрәгеңне һәрчак телгәләп торыр Җәйге төндә әйтелмәгән сүзләрең. Көзнең моңсу күзләре Саклый безнең серләрне. Шиңдерде ачы җилләре Без яраткан гөлләрне. Көзнең моңсу күзләре- Аларда сине күрәм. Суынды синең хисләрең, Мин генә һаман нидер көтәм.
А как ты думаешь, о чем песня "Көзнең моңсу күзләре" ?