ГлавнаяИсполнителиНурзадэ & ИльсафЯзмыш безне аермасын
название:

Язмыш безне аермасын


автор:

Нурзадэ & Ильсаф


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 965 просмотров
Юллар, сукмаклар янәшә булса,
Күз карашларың гел дәшеп торса,
Табармын җаен, җил искән саен,
Серемне сиңа сөйләр ак каен.

Язмыш безне аермасын,
Канатларны каермасын.
Тормышта терәк, миңа син кирәк,
Син диеп кенә гел тибә йөрәк.

Юллар, сукмаклар югалмас кебек,
Бергә атласак, томанны ярып.
Саклавы авыр саф сөюләрне,
Җил-давылларга гел каршы барып.

Язмыш безне аермасын,
Канатларны каермасын.
Тормышта терәк, миңа син кирәк,
Син диеп кенә гел тибә йөрәк.

Юллар, сукмаклар янәшә генә,
Күз карашларың гел дәшә янә.
Безнең сөюне ятлар алмасын,
Юллар-сукмаклар өзелеп калмасын.

Язмыш безне аермасын,
Канатларны каермасын.
Тормышта терәк, миңа син кирәк,
Син диеп кенә гел тибә йөрәк.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмыш безне аермасын" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен