название:
автор:
Чылбырдай мизгелләр
автор:
Илдар Хакимов
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1250 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Күкеле сәгатьнең геренә түзмичә Тип-тигез тезелгән, чылбыры өзелгән Әйтерсең, йөрәге серенә түзмичә Күп мизгел тезелгән, гомере өзелгән. Кушымта: Сәгатьнең чылбырын ялгап була, Үтәр заманнарны санар өчен. Төрле мизгел һаман булып тора Безнең гомерләрне сынар өчен. Вакытлы килүче михнәткә түзмичә Кемнәрнең кинәттән сабыры өзелгән. Тормышны шулкадәр авыр дип күрмик, Яшәгән һәм түзгән җәннәтен төзегән. Тормышның катлаулы серләрен белмичә Үтелгән мизгелләр чылбырдай тезелгән. Бәхеткә юнәлгән сабырны өзмичә Өметкә таянып гомерләр үтелгән.
А как ты думаешь, о чем песня "Чылбырдай мизгелләр" ?