ГлавнаяИсполнителиНеизвестенӘйдә, иркәм, алып барам
название:

Әйдә, иркәм, алып барам


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1430 просмотров
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга

Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзәр микән,
Салкын суга салмыйча?
Суда сусар йөзәр микән,
Салкын суга салмыйча?

Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да
Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да

Бәгърем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.
Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Су буенда акбүз атлар
Бар да каеш-нукталы
Су буенда акбүз атлар
Бар да каеш-нукталы

Сагынмамын, димә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.
Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әйдә, иркәм, алып барам" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен