название:
автор:
Ялгыз хатын
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1075 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ялгыз хатын - ялгыз каен Өзгәли көзге җилләр. Яфраклар иртә саргайган, Әллә чит туган җирдә... Сыгылсаң да, сына күрмә - Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле. Ялгыз хатын - ялгыз каен Ялгыз булу кыендыр. Янында бит сөйгәне юк, Эй, Ходаем, сыендыр. Сыгылсаң да, сына күрмә - Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле. Елар чакта елмаясың, Яшисең әрнеп - көеп. Көтәсең бердәнбереңне - Сүнмәгән соңгы өмет. Сыгылсаң да, сына күрмә - Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле.
А как ты думаешь, о чем песня "Ялгыз хатын" ?