название:
автор:
Нэни улым
автор:
Galyun'ka
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1199 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Нәни улым әле ясый Беренче адымнарын. Уенчыгын барып ала Әнисе алдындагын. Кызык итеп атлап бара Матур аның йөреше. Шушыдыр якты дөньяның Иң гүзәл күренеше. Чак-чак йөри алганына Үзе чиксез шатлана. Күзләреннән тирә-юньгә Якты нурлар сибелә. Кычкырып көлеп җибәрә Барган җиреннән туктап Бәхетле ана утыра Һәр хәрәкәтен хуплап И, бала, гөнаһсыз сабый, Шатлыгың торсын ташып! Яшә якты хыялларың Һәрчак гамәлгә ашып!
А как ты думаешь, о чем песня "Нэни улым" ?