ГлавнаяИсполнителиНеизвестенАлмаштырмыйм синең бер карашыңны
название:

Алмаштырмыйм синең бер карашыңны


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 653 просмотра
Алмаштырмыйм синең бер карашыңны
Гомеремнең әллә ничә таңына.
Шул караштан күпме нурлар оча бит,
Яктылык бир, кирәк чакта җаныма. Җаныма...
Яктылык кирәк чакта, яктылык кирәк чакта...

Алмаштырмыйм синең бер елмаюны
Гомеремнең әллә ничә язына.
Синең шушы бер елмаю белән дә,
Күмеләмен чын мәхәббәт язына.
Күмеләмен чын мәхәббәт язына, чын мәхәббәт язына...

Алмаштырмыйм сине шатлык яшеңне коеп яуган җәйләрнең яңгырына,
Мәңгелекне бирәм бер тамчы яшен саф мәхәббәт чәчәгең тамырына.

Алмаштырмыйм синең бер керфегеңне,
Җир шарының иң гүзәл гөлләренә.
Керфегеңә сеңгән нурлар яктысы
Саклап тотам иң кара көннәремә.
Алмаштырмыйм, алмаштырмыйм,
Алмаштырмыйм, алмаштырмыйм,
Алмаштырмыйм, алмаштырмыйм...

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Алмаштырмыйм синең бер карашыңны" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен