ГлавнаяИсполнителиНеизвестенТөшләремдә бик еш киләсең син
название:

Төшләремдә бик еш киләсең син


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1040 просмотров
Төшләремдә бик еш киләсең син,
Елмайганыңны һәрчак күрәм.
Алсу таңда сине эзләп,бәгърем,
Бергә йөргән болынга киләм.

Мин сине,мин сине эзлим һәркайда,
Син генә, син генә сизмисең әле.
Ышанам,ышанам, очрашырбыз без,
Беләмен, көтәмен, түзәмен әле.

Күрәм сине җирдә, чәчәкләрдә,
Үләндәге тамчы, гөлләрдә.
Миңа карап күз кысасың кебек
Урамнардан узган чакларда.

Син яшисең әле тик хыялда,
Йолдызлардай кабынырсыңмы?
Ялгыз таңнар инде күптән атты,
Ә син,иркәм, табылырсыңмы?

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Төшләремдә бик еш киләсең син" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен