название:
автор:
Заһир һәм Галия (минус)
автор:
Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1308 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Заһир: Йолдызларга йолдыз атылганда, Очрашканнар көннәр төн белән. Бу дөньяны белгәнемнән алып, Синең барлыгыңны мин беләм. Галия: Син кайда, мин шунда, Заһирым, Ерактан эзләгән якыным. Йөрәктә кабынган ялкыным, Син кайда, мин шунда, Заһирым Галия: Йолдызларга йолдыз атылганда, Йөрәгемә кунды ялкыны. Бер ялкыны дөнья балкытырлык Сөю булгандыр ул, ахыры. Заһир: Син кайда, мин шунда, Галиям, Шатланам, елыймын һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям, Син кайда, мин шунда, Галиям. Заһир, Галия бергә: Йолдызларга йолдыз атылганда, Гомерләре hунеп югала. Ә мәхәббәт гомерләрдән озын, Мәңге яна, мәңге җырлана. Заһир, Галия бергә: Син кайда, мин шунда, Галиям, Шатланам, елыймын һәм көләм. Мәхәббәт алдында баш иям, Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.
А как ты думаешь, о чем песня "Заһир һәм Галия (минус)" ?