ГлавнаяИсполнителиНафкат НигматуллинСагышлы жыр.(Р.Н.)
название:

Сагышлы жыр.(Р.Н.)


автор:

Нафкат Нигматуллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1554 просмотра
Мөлдерәмә булып. сагышларга  тулып,
Күңелләрем сине юксына.
Төшләремне юрап, бер ходайдан сорап
Көтәм сине иркәм кайтсана                    (2р)

Киткән кошлар кайтты, шомырт чәчәк атты
Хуш исләре ятты гөлләргә.
Тик мин генә һаман, ялкыннарда янам,
Калдырдың син мине кемнәргә

Синең төсең итеп, синең төсле итеп,
Сөеп карыйм язның гөлләрен. 
Кайт туган илләргә, очырма җилләргә
Кабатланмас яшлек көннәрен.              (2р)
Төшләремне юрап бер ходайдан сорап 
Көтәм сине иркәм кайтсана                    (2р)

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагышлы жыр.(Р.Н.)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен