название:
автор:
Җырлыйм туган якта
автор:
Вил Усманов
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 757 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Ничек ташлап китим, Ничек ялгыз итим Сөн буенда үскән талларны? Кала чишмәләр дә, Белмим нишләргә дә — Ташлап китә алмам аларны. Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп. Җырлашырлар иде, Елашырлар иде — Таллар миңа туган диярлек. Әгәр китсәм, алар — Өянкеләр, таллар Китәчәкләр миңа ияреп. Китсәм туган яктан, Читтә бәхет талмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп. Туып-үскән шушы Җирнең мин бер кошы, Китәргә дип ләкин кагынмам. Кайгы-шатлыкларым, Шатлык-сагышларым Җибәрмәсләр туган ягымнан. Китсәм туган яктан, Читтә бәхет тапмам — Яшәрмен гел җанны телгәләп. Җырлыйм туган якта, Җырлыйм сезнең хакта Каеннарым белән бергәләп.
А как ты думаешь, о чем песня "Җырлыйм туган якта" ?