ГлавнаяИсполнителиФидарис Рузалия МуртазиннарИке аккош - ( Бәхти Гайсин көе, Әхсән Баян сүзләре)
название:

Ике аккош - ( Бәхти Гайсин көе, Әхсән Баян сүзләре)


автор:

Фидарис Рузалия Муртазиннар


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1500 просмотров
Һаваларда оча ике аккош,
Каурыйлары җиргә коела.
Янып сөйсәң, күңел канатлана,
Мәңге талмас кебек тоела.

Һаваларда очкан ике аккош
Аерылмыйча яшәр гел бергә.
Без очарбыз бәхет киңлегендә
Синең белән икәү гомергә.

һаваларда очкан ике аккош
Талгын гына канат кагына.
Әллә нигә бергә чакларда да
Күңелем һаман сине сагына.

Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ике аккош - ( Бәхти Гайсин көе, Әхсән Баян сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен